- РУС
- ТАТ
Республика Революцион хәрби советының 1919 ел, 17 июнь боерыгы нигезендә Казан, Сембер, Самара һәм Оренбург губерналарыннан чакырылган татарлардан оештырыла.
Командирлары: Х.А.Мөхетдинов, Ә.В.Алимбәков, Г.Г.Рәҗәпов, А.Габидуллин, хәрби комиссарлары: Б.Д.Белоусов, Г.К.Әлмөхәммәтов, М.Ш.Ильясов.
Өч укчы полктан һәм берничә ярдәмче бүлекчәдән тора. 1919 елның декабреннән – Икенче Төркестан укчы дивизиясенең Икенче Идел буе татар укчылары бригадасы, 1920 елның февраленнән – Икенче Төркестан кызыл коммунарлар укчы дивизиясенең Өченче (апрельдән – Алтынчы) Идел буе кызыл коммунарлар татар бригадасы, 1920 елның июленнән – 23 нче дивизиянең 68 нче татар укчы бригадасы (ноябрьдән – Өченче дивизия, 1921 елның мартыннан – Дүртенче армиянең Өченче Казан укчы дивизиясе).
Бригада Икенче Төркестан кавалерия дивизиясенең Совет хакимиятенә каршы фетнәсен бастыруда, барон П.Н.Врангель армиясенә каршы һәм Кырымны азат итү өчен барган сугышларда, Красный Кут – Александров Гай, Александров Гай – Эмба тимер юл участокларын төзүдә катнаша.
Автор – И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.