Биография

1939 елның 13 декабре, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туа.

1963 елда Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, 1968 елга кадәр Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә: укытучы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

1968–1982 елларда ТАССР Мәгариф министрлыгында: инспектор, мәктәпләр бүлеге башлыгы.

1982 елдан Казан педагогика көллияте директоры, бер үк вакытта ТР Мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты доценты (2001 ел).

Тикшеренүләре укучыларның укуын оештыру өлкәсенә карый. Дидактика һәм Татарстанда һөнәри белем бирү турында методик хезмәтләр, шулай ук яңача укыту стандартлары эшкәртмәләре, РФ һәм ТР махсус урта педагогика уку йортлары өчен укыту планнары, программалар авторы.

ТР махсус урта педагогика уку йортлары директорлары советы рәисе (1989 ел).

ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2000 ел).

Хезмәтләре

Курс лекций по педагогике. Казань, 1996;

Нравственные корни народной педагогики. Казань, 2000.

Әдәбият

Нурмухамедов Ф. Верный традициям татарского просветительства // Татарстан. 2001. № 11.