Биографиясе

1936 елның 7 июне, Мәскәү — 2020 елның 11 ноябре, Торунь шәһәре, Польша.

Мәскәү университетының тарих факультетын тәмамлый (1958). 1962–2008 елларда Россия САның Сынлы сәнгать теориясе һәм тарихы фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1994–1995 елларда Ватиканда Югары дини мәктәптә «Европада Ислам» белгечлеге буенча курс уза.

2004 елдан Польшада яши, Н.Коперник исемендәге университет профессоры (Торунь шәһәре).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1961).

Фәнни эшчәнлеге

СССР, РФ халыклары сәнгате, төрки һәм ислам мәдәнияте турында монографияләр авторы.

Червоннаяның аерым хезмәтләре Татарстан рәссамнарына һәм сынлы сәнгатенә багышланган: «Совет Татарстаны рәссамнары: Биографик белешмәлек» («Художники Советской Татарии: Биографический справочник», 1975), «Совет Татарстаны сәнгате. Нәкышь. Скульптура. Графика» («Искусство Советской Татарии. Живопись. Скультура. Графика», М., 1978), «Харис Якупов» (Л., 1983), «ТАССР рәссамнар берлегенең сынлы сәнгать осталары» («Художники Советской Татарии (Мастера изобразительного искусства Союза художников ТАССР)», 1984), «Совет Татарстаны рәссамнары. Иң борынгы заманнардан 1917 елга кадәр сынлы сәнгать һәм архитектура тарихы» («Художники Советской Татарии. История изобразительного искусства и архитектуры с древнейших времён до 1917 года», М., 1987).

Сәнгать белгечләренең һәм тәнкыйтьчеләренең Халыкара ассоциациясе (1991), Германия этнологлар җәмгыяте (1995), Польша «Шәрекъ сәнгатен өйрәнү» җәмгыяте (2007) һ.б. әгъзасы.

Тбилиси университетының (1996), Карачай-Чиркәс педагогия институтының (2001) мактаулы докторы.

Медальләр белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре     

Живопись автономных республик РСФСР (1917–1977). М., 1978; 

Вазимодействие художественных культур народов СССР. М., 1982; 

Искусство татарского Крыма. М., 1995; 

Тюркский мир в центре Северного Кавказа: Парадоксы этнической мобилизации. М., 1999; 

Современное исламское искусство народов Россси. М., 2008.

Әдәбият     

Кто есть кто в науке об искусстве (Республика Татарстан): Справ. К., 1998; 

Художники Татарстана: Справ. К., 2011.