- РУС
- ТАТ
дәүләт һәм хәрби эшлекле, генерал-майор (1725 ел)
1669 ел, Мәскәү – 1729 ел, шунда ук.
Дворяннар нәселеннән.
1687 елдан хәрби хезмәттә.
1700–1721 еллардагы Төньяк сугышында катнаша.
1708 елдан - Нарва, 1711–1714 елларда Ревель коменданты.
1715–1718 елларда Сенат генерал-ревизоры.
1718–1724 елларда Халык санын исәпкә алу эшләре канцеляриясе башлыгы. Россия империясендә 1 нче ревизия – ир-атлар санын исәпкә алуны (шул исәптән Казан губернасы территориясендә дә) үткәрүгә күзәтчелек итә. Җирле халык санын исәпкә алганда күпләгән бозуларны ача.
1725–1727 елларда Мәскәү сарай мәхкәмәсе президенты.
1727–1728 елларда Казан губернаторы.
Губернаның рус булмаган милләтләре һәм калмыклар өстеннән күзәтчелекне көчәйтеп, башкортларның баш күтәрүен булдырмаска тырыша. Әстерхан шәһәрендә үләт афәте вакытында аның боерыгы белән карантин постлары куела, шуның нәтиҗәсендә Казан төбәгендә авыру таралуга юл куелмый.
Аның заманында 1727 елда Вятка һәм Соликамск провинцияләре Казан губернасы составына кертелә.
1728 елдан Мәскәүдә.
Долгоруков П.В. Российская родословная книга. СПб., 1855. Ч. 2;
Любимов С. Опыт исторических родословий. П., 1915.
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.