Биографиясе

1921 елның 6 апреле, Уральск шәһәре – 1943 елның 26 гыйнвары, Сталинград шәһәре.

1923–1932 һәм 1937–1940 елларда Саратов шәһәрендә яши (бүленеп: 1932–1937 елларда – Уральскта).

Саратовта «Универсал» машина төзелеше заводында эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 128 нче укчы полкның разведчиклар взводы командиры (64 нче армиянең 29 нчы укчы дивизиясе).

Сталинград һәм Дон фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар) катнаша.

Сталинград янындагы сугышта батырлык күрсәтә: 1943 елның 16 гыйнвар төненә каршы Г.Г.Рамаев җитәкчелегендәге взвод Песчанка авылыннан көньяк-көнбатыштарак дошман тылына үтеп керә, дистәләрчә солдатны юк итә, 60 ка якын солдатны әсир ала. 26 гыйнварда Югары Ельшанка авылы өчен сугышта Г.Г.Рамаев разведчиклар төркеме белән дошманның 4 ут ноктасын кулга төшерә; шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медаль белән бүләкләнә.

Саратов шәһәрендәге бер урам Г.Г.Рамаев исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.