1918 елның 20 июнендә Аерым армия (1918 елның 20 июленнән Дүртенче армия) буларак оештырыла.

Командующийлары: А.А.Ржевский, Т.С.Хвесин, А.А.Балтийский, М.В.Фрунзе, Л.Я.Угрюмов, К.А.Авксентьевский, В.С.Лазаревич, Г.К.Восканов. Штаб башлыклары: Б.А.Буренин, Т.С.Хвесин, Булгаков, В.Л.Попов, С.А.Меженинов, А.А.Балтийский, А.С.Белой, Ф.Ф.Новицкий, В.С.Лазаревич, Л.Я.Годзиковский, А.К.Андерс, Л.И.Дубов, В.И.Преображенский була.

Төрле вакытта Дүртенче армиягә 1 нче Орёл, 1 нче Саратов, Вольск, Новоузенск, Уральск пехота дивизияләре, 25 нче, 49 нчы, 50 нче укчы дивизияләр, 2 нче Төркестан, Мәскәү кавалерия дивизияләре керә. 1918–1919 елларда Чех-словак корпусына, КОМУЧның Халык армиясенә, Урал ак казаклар армиясенә каршы сугышларда катнаша. Дүртенче армия частьләре Самара, Уральск шәһәрләрен азат итә, 1919 елның мартында Мәләкәс, Ставрополь, Сызрань, Сөнгәләй өязләрендә дә сугыша, март-июльдә Лбищенск шәһәренең Сломихинская станицасы һәм Уральск шәһәре районында Урал ак казакларына каршы оборона сугышы алып бара. Дүртенче армия составында 1 нче мөселман совет полкы да була. 1919 елның апреленнән Дүртенче армия Революцион Хәрби Советы сәяси бүлегенең оештыру-агитация бүлекчәсендә мөселман секциясе яшәп килә, ул «Ышаныч» исемле газета, брошюра һәм өндәмәләр бастырып тарата, кызылармиячеләр өчен татарча спектакльләр һәм концертлар оештыра.

1919 елның августында Дүртенче армия Төркестан фронты составына керә.

1920 елның апрелендә таратыла.