Тәүлек саен Җиргә 1 дән 10 меңгә кадәр планетаара матдә төшә, шуларның 75% ының диаметры 0,1 мм дан кечерәк. 3 меңнән артык зур метеоритлар билгеле, иң зурлары — авырлыгы 60 т, күләме 9 м3 булган Хоба (көньяк-көнбатыш Африка) һәм Тунгус (Себер) метеоритлары.

Җирнең тирән токымнарында нинди химик элементлар булса, метеоритлар составында да шулар бар, Fe һәм Ni өстенлек итә. Составы һәм төзелеше буенча тимер, таш, тимер-таш, пыяласыман һәм күмерле метеоритларга аерыла, соңгыларында 30 төрдәге аминокислота (алардан исә Җирдә тере организмнар барлыкка килергә мөмкин) һәм ароматик углеводородлар бар.

"Каинсаз" метеориты

"Ивановка" метеориты

"Чуаш Кисасы" метеориты

"Мөслим" метеориты

ТР территориясендә 4 метеорит (барысы да таш) табыла: «Каенсаз» (иң зурысы), «Мөслим» (10,9 кг, 1964 елда Мөслим районында табыла), «Ивановка» (9 кг, 1983, Тәтеш районы), «Чуаш Кисасы» (5,5 кг, 1899, Аксубай районы). Бу метеоритларның төп массасы РФАнең Метеоритлар буенча комитеты коллекциясендә, кисәкләре Казан университетының геология музеенда саклана.

Әдәбият                  

Каталог метеоритов коллекций Советского Союза. М., 1986.

Авторлар — Е.С.Шуликов, Е.О.Смышлявкина