- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 15 апреле), гвардия рядовое
1925 елның 1 феврале, Казан – 1945 елның 23 апреле, Берлин шәһәре.
Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан моторлар төзү заводында токарь булып эшли.
1943 елда үз теләге белән фронтка китә. 1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 53 нче гвардия танк бригадасының идарә ротасы разведчигы.
Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Киев һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Житомир–Бердичев (1943–44) һәм Висла–Одер (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Радомско шәһәре (Польша) читендә Нид елгасын кичеп чыкканда разведка операциясендә батырлык күрсәтә. 1945 елның 14–16 гыйнварында беренчеләрдән булып кичүгә бәреп керә һәм танкларга елга аша чыгу юлын күрсәтә. Разведчиклар төркеме белән дошманга каршы сугышып, укчы подразделениесенә алга баруны тәэмин итә. Күп тапкырлар разведкага бара һәм аннан кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта.
Берлин шәһәре янындагы сугышта командирның гомерен саклап Сажинов һәлак була.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Герой исеме Казан урамына бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 136.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.