Чын фамилиясе Гайдуков.

Биографиясе

1898 елның 26 ноябре (8 декабре), Самара губернасы, Николаев өязе Озинки авылы, хәзер Саратов өлкәсенең Озинки шәһәр тибындагы поселогы — 1954 елның 11 октябре, Казан.

Гимназия тәмамлаганнан соң, Пугачёв шәһәр театры каршындагы драма студиясенә (Саратов өлкәсе, 1918) укырга килә, бер үк вакытта, 1918–1919 елларда, әлеге театрның актёры. Аннан соң Самара, Сталинград, Воронеж, Белгород, Курск, Львов шәһәрләрендәге театрларда эшли, 1935–1936 елларда Чкалов өлкә драма театрында актёр һәм режиссёр, 1938 елларда Дагстан театрында, 1939–1946 елларда Рязань өлкә драма театрында. 1946 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

И.В.Никулин Печенегов («Дошманнар», М. Горький) ролендә

Казан театры труппасына тәҗрибә туплаган оста буларак килә, аның репертуарында инде рус классикасына һәм заманча драматургиягә караган шактый гына зур рольләре була. Никулин тарафыннан иҗат ителгән һәр образ сәнгатьчә сурәтләү чараларының җентекле сайланышы, тышкы күренешнең, сәхнәдә үзләрен тотышларының төгәл бирелеше ягыннан аерылып тора: һәрбер хәрәкәт, интонация, костюмның һәр детале рольнең драматургик идеясен ачарга ярдәм итә. Аның геройлары җиңел танып беленә, тормышчан. Никулинның Шмага, Грознов («Гаепсездән гаеплеләр», «Дөреслек яхшы, ә бәхет яхшырак», А.Н.Островский), Собакевич («Үле җаннар», Н.В.Гоголь поэмасы буенча), Медведев, Печенегов («Тормыш төбендә», «Дошманнар», М.Горький), Расплюев («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин) рольләре театр сәнгатендә зур вакыйга була. Актёр әлеге персонажларда гәүдәләнеш тапкан күренешнең масштабын һәм әһәмиятен тамашачыга уңышлы җиткерә. Тятькин («Газап чигеп йөрү», А.Н.Толстой романы буенча), Милягин («Бөек көч», Б.С.Ромашов), Куприянов («Хәсрәт дәрьясы», В.Я.Шишков романы буенча), Атабаев («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт) рольләре социаль характерның эчке мәгънәсе һәм әһәмияте, төгәллеге һәм үткенлеге белән аерылып торалар. Никулин, искиткеч көлдерү сәләтенә ия буларак, Лыняев («Бүреләр һәм сарыклар», А.Н.Островский), Оргон («Суган суфые», Ж.Б.Мольер), Альфред Дулитл («Пигмалион», Б.Шоу), Хардкестль («Хаталар төне», О.Голдсмит), Мендозо («Гаҗәеп ялганнар көне», Р.Шеридан), Романюк («Баланлык», А.Е.Корнейчук), Пирогов («Бирнәле туй», Н.М.Дьяконов) рольләрендәге теләсә нинди сәхнә ситуацияләрендә елларда үзенең табигый яшәеше белән тамашачының игътибарын җәлеп итә. Ул тудырган образлар күпкырлы колориты, кеше характерына тирән үтеп керә белүе белән аерылып тора. Бөек Ватан сугышы елларында артистлар бригадасы белән фронтта чыгыш ясый, Б.Н.Полевойның «Чын кеше турында повесть» («Повесть о настоящем человеке»), «Алтын» («Золото») һ.б. романнары буенча әдәби композицияләр авторы һәм башкаручысы сыйфатында концертларда актив катнаша.

И.В Никулин Собакевич («Үле җаннар», Н.В.Гоголь поэмасы буенча) ролендә

Әдәбият

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов