- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (23.10.1943), подполковник
1914 елның 27 декабре, Казан губернасы Лаеш өязе, хәзер Балык Бистәсе районы Масловка авылы — 1950 елның 5 мае, Житомир шәһәре, Украина ССР.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында авыл советы секретаре булып эшли.
1936 елдан Кызыл Армия сафларында.
Кече лейтенантлар курсларын (1938), Командирлар составын камилләштерү курсларын (1939) тәмамлый.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армия 20 нче аерым понтон-күпер батальоны командиры. Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград (1942), Воронеж-Касторное (1943) операцияләрендә, Днепр елгасы буендагы сугышта (1943), Украинаның Уңъяк ярын (1943–1944) азат итүдә катнаша.
Козинцы авылы (Киев өлкәсе Кагарлык районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябрь — 5 октябрендә елганың уңъяк ярындагы плацдармны яулап алу һәм киңәйтүне тәэмин итеп, армия гаскәрләренең елга аша кичүен оештыра.
Сугыш тәмамланганнан соң яралану сәбәпле отставкага чыга.
Житомирда (Украина) яши.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюсты Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында Геройлар аллеясында, Масловка авылында барельефы, Масловка урта мәктәбе бинасында мемориаль такта урнаштырыла, шунда ук почмак булдырылган. Аның исеме Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы һәм Масловка авылы урамнарына бирелә.
Батырлар Китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 123;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 223, 228, 257.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.