- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (15.5.1946, үлгәннән соң), гвардия кече лейтенанты
1919 елның 12 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Рус Сарсазы авылы — 1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно шәһәре янында җирләнә.
Җиде сыйныфны һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли (Чистай шәһәре).
1939 елдан Кызыл Армия сафларында.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 6 нчы гвардия кавалерия корпусының 8 нче гвардия кавалерия дивизиясе 33 нче гвардия кавалерия полкы танкка каршы батареясының утка тоту взводы командиры. 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.
1945 елның 26 апрелендә батырлык күрсәтә. Чехиянең Көньяк Моравия краендагы Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышта тупларны турыдан-туры төзәп ату позициясенә чыгарып, фашистларның танкын, 4 бронетранспортёрын, 2 тубын сафтан чыгара. Взвод позициясенә дошман пехотасы якынлашкач, пулемёттан ут яудырып, 50 гә якын гитлерчыны юк итә. Ләкин үзе дә һәлак була.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медаль белән бүләкләнә.
Геройның бюсты Чистай шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла. П.А.Миронов исеме Пермь шәһәрендә Кама елга пароходлыгы идарәсе бинасындагы мемориаль тактада мәңгеләштерелә. Кама елга пароходлыгы теплоходына һәм Чистай урамына аның исеме бирелә.
Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1981. Вып. 4;
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 108;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 707.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.