1963–1990 елларда ТАССР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) бүлекчәсе. 1960 елдан эшли, астрономнар А.А.Нефедьев, Ю.В.Евдокимов, М.И.Лавров тырышлыгы белән рәсми рәвештә 1963 елның 17 маенда Петропавел соборы бинасында ачыла.

Планетарийда махсус гөмбәздә йолдызлы күкне барлык хронологик һәм географик вариантларда, табигать күренешләрен (төньяк балкышы, метеоритлар, кометалар төшү) һәм очкыч аппаратлар очышын тасвирлап, югары дәрәҗәдә төгәл сурәтләргә мөмкинлек бирә торган уникаль оптик җиһазлар («Карл Цейс Йена» фирмасы эшләнмәсе, Бөек Ватан сугышыннан соң Германиядән түләттерелгән контрибуция исәбенә Казанга кайтартыла) урнаштырылган була.

Панорама проекты авторы — рәссам А.А.Крылов. Планетарий штатында 6–7 лектор һәм фәнни хезмәткәр исәпләнә, алар Казан һәм Татарстан халкын фәнни агартуда мөһим роль уйныйлар. Биредә лекцияләр укыла (сурәтләү өлеше Казан университетының астрономия кафедрасы һәм В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе галимнәре тарафыннан әзерләнә), күргәзмәләр оештырыла, мәктәп укучылары өчен астрономиядән дәресләр, астрономия буенча фәнни конференцияләр үткәрелә.

Ел саен Казанда планетарийга 50 меңгә якын кеше йөри.

Казан планетарие СССРдагы иң яхшы 40 планетарий исәбенә керә.

1990 елда Петропавел соборын дин тотучылар җәмгыятенә бирү сәбәпле, планетарий җиһазлары сүтелә.

2013 елда Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә яңа планетарий ачыла. Директоры — физика-математика фәннәре докторы Ю.А.Нефедьев.