Чиләбе шәһәре. Исмәгыйль мәчете. 1996 ел

Гомуми мәгълүмат

Мәскәү шәһәреннән 1776 км ераклыкта урнашкан. 1736 елда морза К.М.Тәфкилев тарафыннан кальга буларак нигез салына.

Халкы – 1183387 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 54400 кеше (1979 елда – 56754, 1989 елда – 60682, 2002 елда – 57520 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Чиләбе шәһәре. М.Ф.Вәлиевнең Сәүдә йорты бинасы

ХХ гасыр башы фоторәсеме

Татарлар Чиләбе кальгасын төзүдә катнашалар, хәрби хезмәтләрен үтиләр, чик буе халыклары белән сәүдә итәләр.

XVIII йөзнең икенче яртысында башлыча Вятка, Казан, Түбән Новгород һәм Уфа губерналарыннан килүчеләрдән торган татар җәмгыяте оеша башлый. 1873 елда сәүдәгәр М.М.Сәлимов мәктәп ача, һәм ул шәһәрдә яшәүче татар һәм башкортлар өчен рухи тормыш үзәге булып китә.

XIX йөз ахырында татарларның (сәүдәгәрләр, мещаннар, элеккеге дәүләт крәстияннәре) күбесе Азиатская урамына (хәзер Елькин урамы) килеп урнаша. 1897 елда Чиләбедә 719 (1857 елда – 130 кеше) татар яши.

Башлыча, мануфактура товарлары, җиләк-җимеш һәм мех белән сәүдә итүче татар сәүдәгәрләре рус сәүдәгәрләре белән уңышлы гына көндәшлек итә. Чиләбедә сәүдә йортлары булган күп кенә татар эшмәкәрләре (М.Ф.Вәлиев, Яушевлар һәм башкалар) Троицкта, Ташкентта яшиләр.

Чиләбе шәһәре. Бертуган Яушевларның сәүдә пассажы. 1911–1913 еллар

ХХ гасыр башы фоторәсеме

1890–1899 елларда Чиләбенең күренекле эшмәкәре З.Г.Галиев акчасына шәһәрдә вакытлыча салынган агач мәчет урынына таш Җамигъ мәчет («Ак мәчет») төзелә, 1907 елдан аның каршында мәдрәсә эшли. 1917 елда шәһәрдә ике мәчет була (1923 һәм 1930 елларда ябыла). XX йөз башында Транссебер тимер юл магистрале төзелү белән бәйле рәвештә Чиләбедә татарлар саны шактый арта башлый (1913 елда – 4021 кеше).

1906–1912 елларда шәһәрдә Чиләбе мөселман хәйрия җәмгыяте эшли (1913 елда Романовлар нәселе идарә итүнең 300 еллык юбилеена багышлап оештырылган Чиләбе мөселман хәйрия җәмгыяте буларак яңадан торгызыла). Ул мохтаҗ мөселманнарга, шул исәптән укучыларга матди ярдәм күрсәтә; мөселман зиратын карап тору һәм саклау, фәкыйрь диндәшләрне күмү буенча чыгымнарны түләүне үз өстенә ала.

1906 елда мәчет каршында түләүсез мөселман китапханә-уку залын (1920 еллардан – Ш.Бабич исемендәге татар-башкорт китапханәсе), 1914 елда мобилизацияләнгән ярлы һәм солдат гаиләләрендәге яшүсмерләр өчен агач эшенә өйрәтү һөнәрчелек мәктәбен ача.

1913 елда Чиләбедә «Музыка һәм драма» театр җәмгыяте, 1935 елда аның җирлегендә Чиләбе өлкә күчмә колхоз-совхоз татар театры оештырыла; 1937–1938 елларда Троицк шәһәренә, 1937–1938 елларда Чиләбе өлкә күчмә театры буларак яңадан Чиләбегә күчерелә; 1941 елда таратыла; 1950 еллар башында Чиләбе трактор заводы каршында Татар халык театры оештырыла.

1917 елдан соң татар җәмгыятенең күп кенә хәлле вәкилләре Урта Азиягә яки чит илләргә китәләр. Шәһәрдә Чиләбе Эшче, крәстиян һәм солдат депутатлары советының мөселман секциясе эшли.

1918–1930 елларда китаплар, брошюралар, «Урал тавышы» (1918 ел), «Кызыл яу», «Төзү ударнигы» (1931–1938 еллар; 1935 елдан – «Коммунист») газеталары, «Красный стрелок» газетасына татарча кушымта нәшер ителә.

1930–1950 елларда Чиләбедәге татарлар саны Урта Идел буеннан һәм Чиләбе өлкәсендәге төзелеш эшләрендә ялланып һәм мәҗбүри җибәрелгән эшләүчеләр исәбенә арта.

Совет чорында Чиләбе татар җәмгыяте тормышында Ш.Бабич исемендәге татар-башкорт китапханәсе мөһим роль уйный. 1920 елларда аның каршында түгәрәкләр (драма, яшь эшче хәбәрчеләр, китап сөючеләр) эшли, спектакльләр куела, китап күргәзмәләре үткәрелә. 1960 еллар башында Көньяк Урал татар-башкорт язучылары һәм шагыйрьләренең М.Җәлил исемендәге әдәби берләшмәсе ачыла.

1998 елда Татар-башкорт мәдәни үзәге оештырыла; 1990 еллар башында ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнү буенча беренче курслар оештырыла.

Китапханә каршында Акмулла исемендәге әдәби берләшмә, «Уралым» китапханә дуслары клубы эшли. Шәһәрнең Металлургия районында Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге, Курчатов районында «Ватан» татар иҗтимагый оешмасы, «Юлдаш» шәһәр хәйрия фонды, «Берлек» татар яшьләре оешмасы, Чиләбе трактор заводы мәдәният йорты каршындагы Милли музыка уен кораллары һәм этнография музеенда «Татар һәм башкорт мәдәнияте. Көнкүреш. Гореф-гадәтләр. Традицияләр» тематик күргәзмәсе эшли; дүрт мәчет бар.

«Һилал» (2006 елдан) һәм «Хәзинә» (2010 елдан, 2012 елдан «Атна вакыйгалары» өстәмә бите белән) газеталары нәшер ителә. 1990–2004 елларда «Дуслык» газетасы чыга.

Чиләбе педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә. Сиксән беренче мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Шәһәрдә татар үзешчән коллективлары: «Айгөл» бию ансамбле (1959 елдан), «Гүзәл» фольклор ансамбле (1992 елдан), «Алтын планка» халык музыкасы ансамбле (2007 елдан), «Тамчылар» балалар ансамбле (2011 елдан) эшли. 2007 елда Чиләбедә Федераль Сабан туе үткәрелә.

Татар сәүдәгәрләре вәкилләре белән бәйле тарихи-мәдәни истәлекләр сакланган: бертуган Яушевлар һәм М.Ф.Вәлиевнең Сәүдә йортлары биналары, Ш.Әхмәтов кибете (хәзер анда өлкә картиналар галереясы, «Молодежная мода» универмагы һәм филармония урнашкан).

2015 елда Чиләбе шәһәре үзәгендә М.Җәлилгә һәйкәл ачылган. 

Күренекле кешеләре

Чиләбе шәһәрендә:

  • Советлар Союзы Герое И.Г.Газизуллин,
  • армия генералы М.Ә.Гәрәев,
  • эчке эшләр органнары генерал-лейтенанты С.Җ.Япиев,
  • СССРның атказанган очучысы В.Н.Хөсәенов,
  • медицина фәннәре докторлары А.Г.Гыйзәтуллин, Р.А.Шәрәфетдинова һәм Р.З.Уразова,
  • техник фәннәр докторы Р.Х.Йосыпов,
  • библиограф А.К.Гыйниятуллина,
  • актер, режиссер Г.Г.Исмәгыйлев,
  • хормейстер З.С.Әхмәтова,
  • реставратор М.З.Кәримов,
  • Россиянең атказанган спорт осталары Д.З.Зарипов (алкалы хоккей) һәм Г.Р.Хәнәфиева (ядрә ыргыту),
  • СССРның атказанган спорт остасы Г.Р.Сәетхуҗин (велосипед спорты) туган.

Советлар Союзы Геройлары Г.Г.Гарифуллин һәм Л.И.Кадыйргалиев, дин эшлеклесе М.М.Һадиев, җәмәгатьэшлеклесе Ж.C.Камалов, техник фәннәр докторлары Р.Г.Гобәйдуллин һәм Р.С.Рәхимов, икътисад фәннәре докторы Х.Х.Минһаҗев, язучы Р.Ш.Вәлиев, шагыйрьләр С.Г.Гәрәева һәм М.Гатау, җырчы, РСФСРның халык артисты Н.К.Даутов, рәссам И.Х.Хәсәнов, скульптор С.С.Ахунның тормышы һәм эшчәнлеге Чиләбе шәһәре белән бәйле.