Биографиясе

1965 елның 10 апрелендә Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.

Казан университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң (1989), Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих һәм мәдәният истәлекләре җыелмасы бүлегендә эшли.

1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында, яңа һәм иң яңа тарих бүлеге мөдире (2007–2011), директор урынбасары (2011–2020), директор (2020 елдан).

Р.Р.Салихов үзенең галим буларак аякка басуы турында

Р.Р.Салихов Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты эшчәнлеге турныда. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре эшчәнлегенә, Татарстандагы истәлекләрне өйрәнү мәсьәләләренә, XIX йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башы татар буржуазиясе тарихына карый.

Р.Р.Салихов XIX йөз – ХХ йөзләр чигендә Россиядә татар җәмгыяте эволюциясен, татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Күптомлы «Иң борыңгы чорлардан башлап татар тарихы» («История татар с древнейших времен»: в 7 т. К., 2002–2015) авторларының берсе.

Р.Р.Салихов татар эшмәкәрлеге тарихын өйрәнүе турында

Р.Р.Салихов татар руханилары тарихын һәм мәдәни мирасны өйрәнү турында

Бүләкләре

Казанга нигез салыну вакытын, шәһәрнең барлыкка килү этапларын дәлилләгән һәм аның тарихи-мәдәни мирасына багышланган хезмәтләр циклы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (2008). Медальләр белән бүләкләнә.

Р.Р.Салихов Татарстан тарихы һәм мәдәнияты ядкәрләре җыелмасы бүлеге турында

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы турында

Хезмәтләре

Татарская буржуазия Казани и национальные реформы второй половины XIX — начала XX вв. Казань, 2000;

Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины XIX – начала XX вв. Казань, 2004;

Исторические мечети Казани. Казань, 2005 (автордаш).

Р.Р.Салихов Татар энциклопедиясе институты оешу турында