Гомуми мәгълүмат

Красноярск краеның көньягында урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 10236 кв.км. Үзәге – Каратуз авылы (Красноярск шәһәреннән 760 км читтә урнашкан).

Халкы – 15262 кеше, шул исәптән татарлар – 61 кеше (2015 ел). Татарлар Каратуз һәм Өҗәй авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә алар Идел буенда 1921–1922 еллардагы ачлык чорында күчеп килә.

1930 елларда Өҗәй авылында милли мәктәп була; хәзерге вакытта «Замандаш татарлар» милли-мәдәни оешмасы эшли.