Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Урта Камышлы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Егоркино волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Урта Камышлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта «Акакан» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Мичурин исемендәге колхоз (үзәк утары – Урта Камышлы авылы), 1994 елдан – Мичурин исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы» җитештерү кооперативы, 2003 елдан – Щербаков исемендәге, 2005 елдан  «ИРС» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәдәният

Поселок янында археология истәлекләре – Михайловка табылдыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы), Михайловка курганнар төркеме (бронза гасыр) табыла.

Халык саны

1949 елда – 183,
1958 елда – 122,
1970 елда – 98,
1979 елда – 70,
1989 елда – 17,
2002 елда – 22,
2010 елда – 17,
2021 елда – 10 кеше (чуашлар).