Коллекторларга караган токымнарның билгеләре булып — күзәнәкләр, каверноз, ярылулар, үсеш белән бәйле үтешлелек һәм сыешлык зурлыклары санала.

Нефть, газ һәм су өчен файдалы сыешлык зурлыгы су-нефть күләменә бәйле. Үтешлелек һәм файдалы сыешлыкның түбәнге чиге пластларны сәнәгый яктан бәяли. Фильтрлаштыруда һәм сыешлыкта күзәнәкләр, каверн һәм ярыкларның нисбәте коллекторларның типларын билгели: күзәнәкле, ярыкланган һәм катнаш.

Матди составына һәм килеп чыгышына карап терриген, карбонатлы, вулканоген утырма һәм башка коллекторларны аералар. Углеводородларның күп өлеше комлы һәм карбонатлы (рифоген) өлешләрдә туплана.

Коллекторлар скважиналарны геофизик тикшергәндә һәм лаборатор анализлар ясаганда ачыклана. Коллекторлар үзлекләре — ятмаларның күләмен бәяләүдә һәм файдалы казылмалар чыгару режимын билгеләүдә мөһим күрсәткеч.

ТРда терриген һәм карбонат коллекторлар (утырмаларда) азрак дәрәҗәдә — вулканген-утырма (кристалл нигездә) коллекторлар күбрәк таралган.

Девон һәм карбонның терриген катламнарында нефть коллекторларына комлыклар һәм комлы алевролитларны кертәләр, алар үткәрмәүчән аргиллитлар арасында ята.

Палеозойның карбонат катламнарында нефть коллекторларын күзәнәкле һәм ярыклы известьташлар һәм доломитлар тәшкил итә. Коллекторларның сәнәгый әһәмиятлеләре 1,5–2 км тирәнлектә ятучы девонның терриген катламнарында, ТРның төп нефть запаслары шунда тупланган. 

ТР территориясендәге Пермь ятмалары коллекторларда аз гына нефть һәм газ ятмалары, шулай ук битумнарның төп тупланышы билгеләнгән.