Эчтәлек

1718 елда Пётр I Фәрманы нигезендә судноларны төзү, ремонтлау һәм озак вакыт саклау өчен оештырыла. Казансу елгасы тамагында, Бишбалта авылы янында урнаша. Аңа Әстерхан (1722 гә кадәр), Казан һәм Түбән Новгород верфьләре керә.

Эшчеләр сыйфатында Адмиралтействога тирә-яктагы торак пунктлар крәстияннәре, күбесенчә татарлар, чуашлар һәм марилар беркетелә. Корабльләр төзү өчен агач әзерләү эшенә феодаль бәйлелектәге кешеләр һәм йомышлы татарлар җәлеп ителә. XVIII йөз ахырына Адмиралтействода эшләүчеләрнең гомуми саны 100 мең кешедән артып китә.

Казан адмиралтействосы эшләре буенча беренче управляющий итеп Казанның элеккеге воеводасы Н.А.Кудрявцев билгеләнә. Беренче елларда ук 7 стапель (аларда судно корпуслары төзелә), төзелеш һәм азык-төлек складлары, сарайлар, казармалар, сызым сызу, брандспойт, фонарь, балта эшләре, җилкән, мичкә ясау, аркан ишү һәм шлюпка остаханәләре, 20 учакка тимерче алачыклары, канцелярия биналары, чиркәү төзелә.

Осталар әзерләү өчен 1718 елда Казанда беренче цифирь мәктәбе ачыла. Адмиралтействоның конторалары шәһәр үзәгендә була. Адмиралтейство терр-ясе капкалы манаралары булган, су тутырылган тирән чокырлы агач ныгытма белән әйләндереп алына. Суга таш тоз салалар, аннары анда имән яркаларны чылаталар һәм тозландыралар. Верфькә тирән канал тоташа, аның буенча агач материаллары китерелә һәм шунда имән һ.б. төзелеш материаллары тозландырыла. Адмиралтейство белән янәшә адмиралтейство хезмәткәрләре: осталар, солдатлар, матрослар һ.б. яши. Стапельләрдән судноларны елына бер тапкыр, майның беренче яртысында, Иделдә һәм Казансуда язгы су ташыганда төшерәләр, һәм ул, гадәттә, шау-шулы тантана белән үтә.

1722 дә Казан адмиралтействосында Пётр I була. 4 елда Адмиралтействода 40 лап төрле судно төзелә. Нәкъ менә шуларга утырып Пётр I 100 меңлек гаскәр белән 1722–1723 еллардагы Персия яуларына китә. К.а.нда Азов, Балтыйк һәм Каспий флотлары өчен барлыгы 400 ләп төрле типтагы судно (бомбардир корабльләр, галера, галиот, вельбот, фрегат, корвет, бриг, бригантина, бот һ.б.лар) төзелә.

1829 елда Әстерхан порты командующие П.Г.Орловский инициативасы белән Казан адмиралтействосы Әстерханга, Каспий диңгезенә якынгарак күчерелә. Казанда 1860 елга кадәр агач материаллар әзерләү һәм насослар өчен помпа күне эшләү дәвам иттерелә.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895;

Казань в памятниках истории и культуры. К., 1982;

История Казани. К., 1988. Кн. 1.