- РУС
- ТАТ
Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. XVII–XVIII йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казакъ, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төркмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.
Дастанда Алтын Урданың таркалу чорындагы катлаулы һәм каршылыклы вакыйгалар бәян ителә. Алар Идел буеннан алып Урта Азия һәм Төньяк Кавказга кадәр сузылган гаять зур киңлекләрдә бара.
Идегәй – дастанның баш герое, Алтын Урдада хан хакимиятенә каршы көрәшкә күтәрелгән каһарман. Дастанда Идегәй-хөкемдарның бөеклегенә, тәвәккәллегенә, батырлыгына һәм гаделлегенә дан җырлана; илдә чирек гасыр буена чагыштырмача тынычлык булдыруга китергән алдан күрүчәнлек сәясәте һәм дипломатиясе хуплана. Аның дошманы Туктамыш хан да – гайрәтле каһарман. «Идегәй»дә уздырылган төп идея түбәндәгедән гыйбарәт: илдә хакимлек өчен барган көрәш, эчке чуалышлар, үзара низаг кешеләрне зур газапка сала, илне һәлакәткә китерә. Дастанның иң элек барлыкка килгән сюжетларының татар телендә языла башлавы XVII йөз башына карый.
«Идегәй»нең беренче тулы язмасын 1919 елда Н.Хәким Себердә яшәүче С.Зәйнетдиновтан язып ала. Әсәрне фәнни яктан тикшерүгә беренче омтылышлар ясалу В.В.Радлов, П.М.Мелиоранский, А.Н.Самойлович исемнәре белән бәйле, әлеге әдәби истәлекне өйрәнүгә Н.Исәнбәт зур өлеш кертә: ул Башкортстанда һәм Себердә кулланылышта йөргән версияләрне язып ала, XVII–XVIII йөзләрдәге башка чыганакларны да өйрәнә һәм шулар нигезендә җыелма текст төзи. Текст «Совет әдәбияты» журналында (1940, №11–12) басылып чыга.
«Идегәй» дастанына нигезләнеп, Н.Исәнбәт шул ук исемдәге трагедия яза. 1944 елның 9 августында ВКП(б) ҮК тарафыннан кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары, аның артыннан ук ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросының 1944 елның 6 октябрендә чыгарылган карары нигезендә «Идегәй» «зыянлы» дип, «ханнар-феодаллар» эпосы дип табыла, һәм 1990 елларга кадәр аны өйрәнү тыела. Хәзерге вакытта «Идегәй»нең дистәләгән варианты бар.
1990 елда дастанның С.Липкин тарафыннан 1942 елда рус теленә тәрҗемә ителгән варианты басылып чыга.
Самойлович А.Н. Вариант сказания о Едигее и Тохтамыше, записанный Н.Хакимовым // Тюркологический сборник. М., 1973;
Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. Л., 1974;
Усманов М. О трагедии эпоса и трагедиях людских // Идегей. Татарский народный эпос. К., 1990;
Урманче Ф. Народный эпос «Идегей». К., 1999;
Йзеүкәй менән моразым. Өфө. 1994;
Rustem Eulti. Edigey. Ankara, 1998.
Автор — Ф.И.Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.