Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 12 км. Бассейнының мәйданы 41,9 км2. Идел калкулыгыннан, Буа районында ага. Елга башы Зур Фролово авылыннан 6 км көнчыгыштарак, тамагы Күл Черкене авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 64 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%.

Черкеннең 1 дән 3,6 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,6 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 114 мм, ташу вакытында су агымы катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 1,06 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Зур Фролово авылы тирәсендә, Черкеннең уңъяк ярында православие динендәгеләрнең 2 изге урыны бар.