- РУС
- ТАТ
(Nymphoides), кондыз үләнчәләр семьялыгыннан күпьеллык су үсемлекләре ыругы
20 гә якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган.
ТР территориясендә бер төре – калкан яфраклы су чәчәге (N. peltata) Идел елгасының элеккеге тугае сулыгында (Яшел Үзән районы, Обсерватория станциясе) үсә. Үсү тирәлегенең су астында калуы сәбәпле, су чәчәге юкка чыга.
90-150 см биеклектәге үсемлек, буынтыклы шуышма тамырчалы, түгәрәк яфраклары озын сапларда, эре сары чәчәкләре су өстендә йөзеп йөрүче чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Яфракларның өске ягы ялтыравыклы. Үсемлекнең суга күмелгән өлешләре – кара төстәге төерле. Июль-сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.
Су кошлары, ондатра һәм нутрия өчен азык.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.