Эчтәлек

XVI–XVII йөзләрдә Көнбатыш Европа географлары һәм картографлары (С.Герберштейн, Д.Горсей, Д.Флетчер һ.б.) хезмәтләрендә «Бөек Татария» атамасы төрки-монгол халыклары яшәгән Идел буе, Көньяк Себер һәм Үзәк Азия далаларына карата кулланыла.

Кайбер очракларда «Бөек Татария» атамасы Россия һәм үзәге Казанда урнашкан Урта Идел буйларын билгеләү өчен кулланылган.

XVIII йөз ахырыннан Җунгар ханлыгы белән Монголия территориясе дә «Бөек Татария» дип аталган (Гербилон һ.б.).

Әдәбият

Ключевский В.Д. Сказание иностранцев о Московском государстве. П., 1918.

Английские путешественники в Московском государстве в XVI в. Л., 1937.

Гольман М.И. Изучение истории Монголии на Западе (XIII – середина XX веков). М., 1988.

Автор – И.Л.Измайлов