Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек. 1859 ел мәгълүмаларына караганда, авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 893 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.

Хәзер – Олы Мишә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Яңа авыл» колхозы оештырыла, 1935 елда «Олы Мишә» колхозына үзгәртелә. 1947 елдан – Ленин исемендәге колхозда (башта үзәк утары Олы Саурыш авылында урнаша, 1970 елдан – Олы Мишә авылында; шулай ук Түбән Саурыш, Җәнәй авыллары да керә). 1996 елда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясенә үзгәртелә. Г.Ф.Әхмәтова, Җ.И.Гасыймов, И.И.Гасыймов һәм А.С.Гыйниятуллина крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1983 елдан, Олы Саурыш авылыннан сигезьеллык булып күчерелә, яңа бинада урнаша) эшли. 2005 елда мәктәп каршында музей булдырыла (оештыручысы – Г.Ш.Миңнебаева).

Мәдәният йорты (1995 елдан яңа бинада), китапханә (1949 елдан, мәдәният йорты бинасында), мәчет (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар. 2022 елга кадәр балалар бакчасы (бина 1995 елда салына) була.

Мәдәният йорты каршында «Сандугач» театр һәм «Ядкәр» фольклор (икесе дә – 2019 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Мишә», «Нургали» чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

Р.М.Низамиев (1950 елда туган) – язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Идел» журналының баш мөхәррире (1997–2005 елларда);

А.Г.Фәтхуллин (1976 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 35 ир-ат;
1859 елда – 323,
1897 елда – 465,
1908 елда – 573,
1920 елда – 579,
1926 елда – 540,
1938 елда – 533,
1949 елда – 530,
1970 елда – 495,
1979 елда – 440,
1989 елда – 369,
2002 елда – 372,
2010 елда – 362,
2020 елда – 327 кеше (татарлар).