Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1980 елда оештырыла. Мәйданы – 840,9 кв. км. Үзәге – Началово авылы (Әстерхан шәһәреннән 7 км көнчыгыштарак урнашкан).

Халкы – 49435 кеше (2016 ел). Татарлар – 13303 кеше (2010 ел).

Каргалы, Килинчи, Началово, Ярлы Түбә, Растопуловка, Татар Башмаковкасы һәм Майлы Күл авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары район территориясендә XVII йөз ахырында яши башлыйлар.

1933 елда Килинчи авылында татар шагыйре М.Җәлил командировкада була һәм берничә шигырь яза.

Хәзерге вакытта район территориясендә Татар Башмаковкасы (2000 елдан), Ярлы Түбә (2004 елдан), Майлы Күл (2004 елдан), Бирюковка (2009 елдан), Килинчи (2010 елдан), Растопуловка (2010 елдан), Җәмил (2011 елдан) авылларында мәчетләр бар.

Районда «Сандугачлар оясы» татар фольклор ансамбле (1984 елдан), «Бәхетле» (2010 елдан, Җәмил авылы), «Кызан» (1987 елдан) вокаль-хореография һәм «Мирас» (2000 елдан, Татар Башмаковкасы авылы), «Яшьлек» хореография балалар ансамбльләре эшли.

2015 елдан Каргалы, Килинчи, Ярлы Түбә, Татар Башмаковкасы, Җәмил һәм Майлы Күл авыллары гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә татар теле яңадан укытыла башлый.

Районда Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.