Биографиясе

1924 елның 7 гыйнвары, Бөгелмә кантоны Зәй станциясе, хәзерге Бөгелмә районының Зәй поселогы — 1997 елның 5 феврале, Санкт-Петербург шәһәре.

1934 елдан Ульяновск өлкәсенең Рус Мәләкәсе авылында яши. Алма-Ата шәһәрендә тимер юл техникумының ике курсын тәмамлый (1941).

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

Тамбов хәрби очучылар авиация мәктәбен (1944), Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 783 нче штурмлау авиация полкы очучысы (4 нче һава армиясенең 4 нче штурмлау авиация корпусында 199 нчы штурмлау авиация дивизиясе).

2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында 1945 елның маена кадәр Ил-2 штурмовигында дошманның оборона чикләренә 93 сугышчан очыш ясый, 5 бронетехникасын, 22 тимер юл вагонын, 48 автомашинасын, 7 дзотын, 5 артиллерия батареясын юк итә.

Сугыштан соң Польшада хезмәт итә. 1954-1961 елларда-Ростов-на-Дону һәм Воронеж шәһәрләре авиазаводларының хәрби кабул итү очучы-сынаучысы.

1961 елдан запаста. Ленинград шәһәрендә яши. «Пулково» аэропортында Ту-104 реактив авиалайнерында бортмеханик булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

В.А.Медноногов бюстлары Бөгелмә шәһәренең Геройлар аллеясында, Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә, Бөгелмә районының Яңа Александровка авылында урнаштырыла. Бөгелмә районының Подлесный поселогы урамына, Яңа Александровка мәктәбенә аның исеме бирелә.

Әдәбият       

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Кн. 2;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 609, 622, 632;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 105.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина