ТАССР Югары Совет Президиумының 1983 ел 7 июль Указы нигезендә гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендәге казанышлары өчен архитекторлар һәм реставраторларга бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 67 кеше лаек була.