Эчтәлек

Е.К. Завойский исемендәге халыкара премия медале

1991 елда К.М.Салихов тырышлыгы белән, РФА КГҮнең Физика-техника институты, Казан университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе галимнәре берлеге һәм «Шпрингер» нәшрияты (Вена, Нью-Йорк) тарафыннан булдырыла. Ел саен Казанда тапшырыла.

Составына Россия һәм чит ил галимнәре кергән халыкара комитет карары белән бирелә.

Ел саен комитет ЭПР буенча белгечләргә (40 кешедән артык) кандидатларны атауны сорап язмача мөрәҗәгать итә. Бүләккә күрсәтелүчеләр турында «Applied Magnetic Resonance», «Амперский бюллетень» һәм «Бюллетень международного общества ЭПР» журналларында белдерүләр басыла.

Агымдагы елның 1 апреленә кадәр күрсәтелгән барлык кандидатлар да тикшерелә. Тәкъдим итү кандидат казанышларының кыскача эчтәлегеннән гыйбарәт булып, ул комитетның гыйльми секретарена җибәрелә (Казан). Лауреат күпләп фикер алышулардан соң сайлана. Сайлау нәтиҗәләре алда күрсәтелгән басмаларда чыгарыла. Лауреатка диплом, медаль һәм акча чегы тапшырыла.

Диплом тапшыру тантанасы «Магнит резонансы буенча хәзерге казанышлар» дигән еллык халыкара конференция белән туры китерелә, ул көз көне «Казан» милли мәдәният үзәге бинасында Татарстан Республикасының югары дәрәҗәдәге рәсми вәкиле рәислегендә үткәрелә. Тантанада чит ил кунаклары, шулай ук номинантлар һәм фәнни-тикшеренү институтларының галимнәре һәм студентлары катнаша. Лауреатның исемен бүләкне билгеләү комитеты рәисе игълан итә. Лауреат үзенең казанышлары турында лекция укый («Applied Magnetic Resonance» журналында басыла).

Бүләк ияләре: В.Мимс (АКШ, 1991 ел), Б.Блини (Бөекбритания, 1992 ел), А.Швайгер (Швейцария, 1993 ел), Дж. Норрис (АКШ, 1994 ел), К.Мёбиус (Германия, 1994 ел), Я.С.Лебедев (РФ, 1994 ел), Дж.Хайд (АКШ, 1995 ел), Дж. Фейер (АКШ, 1996 ел), К.Ә.Вәлиев (РФ, 1997 ел), Дж. Фрид (АКШ, 1998 ел), Дж. Ван-дер-Ваальс (Нидерланд, 1999 ел), Х.Мак-Коннелл (АКШ, 2000 ел), «Брукер Аналитик» ГмбХ (Германия, 2000 ел), К.Мак-Лохлан (Бөекбритания, 2001 ел), В.Любитц (Германия, 2002 ел), У.Хаббелл (АКШ, 2003 ел), Д.Штелик (Германия, 2004 ел), К.М.Салихов (РФ, 2004 ел), Х.Шварц (АКШ, 2005 ел), Я.Шмидт (Нидерланд, 2006 ел), Б.Хоффман (АКШ, 2007 ел), М.Меринг (Германия, 2008 ел), Д.Гольдфарб (Израиль, 2009 ел), Ханс Вольфганг Шписс (Германия, 2010 ел), Сейго Ямаучи (Япония, 2011 ел), Ричард В. Фессенден АКШ, 2012 ел), Ю.Д.Цветков (Россия, 2013 ел), Томас Приснер (Франкфурт, Германия, 2014 ел) и Гуннар Ешке (Цюрих, Швейцария 2014 ел), В.А.Ацаркин (РФ, 2015 ел) и Данте Гаттески (Флоренция, Италия, 2015 ел), Майкл Боуман (АКШ, 2016 ел) и Арнольд Райцимринг (АКШ, 2016 ел), Такеджи Такуи(Япония, 2017 ел), Р.Дэйвид Бритт (АКШ, 2018 ел), Хитоши Охта (Япония, 2019 ел), Клаус-Петер Динзе (Германия, 2020 ел), С.В. Демишев (РФ, 2021 ел) и Йорг Врахтруп (Штутгард, Германия, 2022 ел), Санкаран Субраманиан (Индия, 2023 ел) и  Е.ЕЛ Багрянская (РФ, 2023 ел).

2001 елдан башлап конкурс нәтиҗәләре «Казанский физико-технический институт им. Е.К.Завойского» еллык басмасында чыгарыла. 1997 елда Казан администрациясе эксперименталь, теоретик физика һәм аның кулланылышы буенча әһәмиятле казанышлары өчен яшь галимнәргә Е.К.Завойский исемендәге бүләк билгели.

Әдәбият

Международная премия имени Е.К.Завой­ского // Казанский физико-технический институт им. Е.К.Завойского. Казань, 2001.

Автор – Р.Г.Усманов