Биографиясе

1919 елның 12 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Сугышлы авылы — 1983 елның 18 апреле, Казан.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1934)тәмамлаганнан соң, туган авылы колхозында һәм Чаллы район җир бүлегендә зоотехник булып эшли.

1936 елдан Кызыл Армиядә.

Энгельс очучылар хәрби авиация мәктәбен (1940), Хәрби-һава көчләренең Югары штурманнар мәктәбен (1941), Югары офицерлар очу-тактик курсларын (1951) тәмамлый.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче һава армиясенең 4 нче штурм авиациясе корпусы 199 нчы штурм авиациясе дивизиясе 783 нче штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры.

1945 елның апреленә 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында дошман ныгытмаларын һәм гаскәрләрен бомбага тоту өчен 88 сугышчан очыш ясый. 16 һава сугышында дошманның 3 самолётын бәреп төшерә.

Сугыштан соң Приморье краенда 692 нче штурм полкында хезмәт итә.

1958 елдан запаста, Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Йолдыз, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә Геройлар аллеяларында М.Х.Хәлиуллинга бюстлар куела.

Сугышлы авылында, Бөгелмә, Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә урамнарга М.Х.Хәлиуллин исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 734, 735;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 174.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина