Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2670 кв.км. Үзәге – Чесма авылы (Чиләбе шәһәреннән 227 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 19202 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 731 кеше (2002 елда –794 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Идел буе татарлары 1843 елда Новолинейный оборона районын үзләштерү белән бәйле рәвештә урнаша башлыйлар. Бу чорда Березинская станицасына нигез салына, беренче күченүчеләр арасында нагайбәкләр дә була.

1903 елда Рәдүт поселогына нигез салына, һәм 1904 елда монда казакъ катлавыннан егерме сигез татар гаиләсе күченә.

1914 елда монда мәчет төзелә (1930 елларда ябыла). 1930 елларда «Кызыл Йолдыз» колхозы оештырыла (хәзер шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

1926 елга кадәр поселокта татар башлангыч (1990 еллардан – урта) мәктәбе ачыла, хәзерге вакытта татар теле предмет буларак өйрәнелә; мәктәп каршында фольклор төркеме һәм «Чишмә» төбәк тарихы музее эшли.

Рәдүт поселогы мәдәният йорты каршында «Чулпан» татар җыры вокаль ансамбле, «Йолдызлар» бию түгәрәге, балалар вокаль түгәрәге, «Аулак ой» клубы оештырыла. «Каз өмәсе», Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә. Мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Чесма районында психология фәннәре докторы Ә.Г.Абдуллин (Чесма авылы) туган.

Рәдүт авылы мәктәбендә кикбоксер, халыкара класслы спорт остасы, Европа чемпионы, Дөнья Кубогы иясе Б.С.Мөхәммәтҗанов укыган.