Шушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 21 км, ТР чикләрендә – 14 км. Бассейнының мәйданы 162,4 км2. Елга башы һәм югары агымы Мари Республикасында, тамагы Арча районы Апаз авылында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 99 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 22%.

Сәрдәнең 1 дән 11,9 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Мамсинер (11,9 км) – сул, Шука (8,3 км) – уң кушылдык. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 136 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,09 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.