- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1956), СССР ФА мөхбир әгъзасы (1962), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1966)
1916 елның 3 августы, Мәскәү — 1984 елның 24 ноябре, шунда ук.
С.С.Намёткинның улы.
1942 елда Казан университетын тәмамлый.
1944–1958 елларда Мәскәү нефть институтында, профессор (1956).
1958 елдан СССР ФАнең Нефтехимик синтез институтында, 1963 елдан директор.
Хезмәтләре нефтехимик синтезга, нафтеннарга һәм кремнийорганик кушылмаларга карый. Намёткин нафтен кислоталарының төзелешен һәм үзлекләрен, аларны ацетиленлы углеводородлар белән алкиллауны өйрәнә. Югары молекуляр кушылмаларның яңа классын — поликремнийуглеводородларны таба. Ярым үткәрүчән полимер мембраналарны һәм аларны сәнәгатьтә куллану мөмкинлекләрен тикшерә.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950). Октябрь Революциясе ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Нафтеновые кислоты и продукты их химической переработки. М., 1982 (автордаш);
Пиролиз смесей изобутана с этаном // Нефтехимия. 1984. Т. 24, № 2 (автордаш);
Термический распад дибутилсульфида при температурах выше 500°C // Нефтехимия. 1985. Т. 25, № 4 (автордаш).
Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.