Тарихы

1678 елдан Бүкәлле буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Эзмә исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 947,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1924 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Эзмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Яңа Пүкәл» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Кадыйров). 1957 елдан авылда – Молотов исем. (үзәк утары – Эзмә авылы), 1960 елдан – Киров исем. (үзәк утары – Олыяз авылы), 1994 елдан – «Игенче» күмәк предприятиесе (үзәк утары – Эзмә авылы), 2003 елдан – шул ук исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы, 2016 елдан «Алтын Саба-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

1932–1958 елларда тегүчелек артеле була.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (1958 елдан, 1998 елда яңа бина төзелә), китапханә, мәчет (2014 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Бүкәли (1801–1881) – шагыйрь, замандашларына (Ш.Мәрҗани һ.б.), шулай ук улы Таҗетдингә багышланган мәдхияләр һәм мәрсияләр, Г.Чокрыйның «Фәүз ән-нәҗат» («Котылу юлы») әсәрен мактап язган шигырь авторы;

Д.Б.Рамазанова (1938–2019) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 70 ир-ат;
1859 елда – 342,
1897 елда – 527,
1908 елда – 713,
1920 елда – 457,
1926 елда – 434,
1949 елда – 414,
1970 елда – 235,
1979 елда – 203,
1989 елда – 176,
2002 елда – 195,
2010 елда – 189,
2020 елда – 199 кеше (татарлар).