И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Мәхмүт Гәрәев. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1923 елның 23 июле, Чиләбе шәһәре – 2019 елның 25 декабре, Мәскәү.

Ташкент пехота училищесен (1941), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (1950, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исем. Хәрби академиясен (1959, Мәскәү) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында укчы корпус штабының оператив бүлек башлыгы урынбасары. 1945 елдан 5 нче армия штабының оператив бүлегендә.

1950–1970 елларда Ерак Көнчыгыш, Урал, Белоруссия хәрби округларында югары командирлык вазифаларын башкара. 1970–1971 елларда Берләшкән Гарәп Республикасы Кораллы Көчләрендә Баш хәрби киңәшченең штаб башлыгы.

1971 елдан Урал хәрби округы штабы башлыгы.

1974 елдан СССР Оборона министрлыгы аппаратында: Хәрби-фәнни идарә башлыгы, Генштабның Баш идарә башлыгы урынбасары, 1984 елдан Генштаб башлыгы урынбасары.

1989–1990 елларда Әфганстан Республикасында баш хәрби киңәшче. 1990–1992 елларда РФ Оборона министрлыгы Генераль инспекциясе төркемендә.

1994 елдан РФ Хәрби фәннәр академиясе президенты.

Хезмәтләре хәрби теориягә һәм практикага, сугышлар тарихына карый.

Бүләкләре

М.В.Фрунзе (1987), Г.К.Жуков (1998) исемендәге бүләкләр лауреаты.

Дүрт Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз, «Татарстан Республикасы алдында казанышлар өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Общевойсковые учения. М., 1983.

М.В.Фрунзе – военный теоретик. М., 1986.

Советская военная наука. М., 1988.

Маршал Жуков – величие и уникальность полководческого искусства. М., 1996.

Афганская страда. М., 1998.

Полководцы Победы и их военное наследие. М., 2003.

Сражения на военно-историческом фронте. М., 2008.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.