Эчтәлек

Магнит күренешләре инде борынгы Римда ук билгеле була. Ләкин Җир магнетизмы турындагы фәннең башлангычы Х.Колумбның 1492–1493 елларда Европадан Америкага сәяхәте вакытында магнит авышуын, яисә инглиз гидрогрофы П.Норманның магнит тайпылышын ачуы (1581) белән бәйләп аңлатыла.

Россиядә магнит күренешләрен күзәтү эшләре беренче буларак 1556-1557 елларда Печора елгасы тамагында, Яңа Җир һәм Вайгач утрауларында, Холмогоры авылында, 1761 елда Казанда үткәрелә.

1759 елда беренче тапкыр М.В.Ломоносов Җир шарының төрлечә магнитлануы турында фикер әйтә һәм Җир өстендә магнит кырының үзгәрүчән булуын аңлата.

Фәзаның теләсә кайсы ноктасында зурлыгы һәм юнәлеше белән тасвирлана торган геомагнит кыры даими (99%) һәм үзгәрүчән (1%) өлешләрдән тора. Даими кырны – Җирнең эчке көчләре, үзгәрүчән кырны тышкы көчләр – ионосфера һәм магнитосфера көчләре хасил итә. Геомагнит кыры вакыт узу белән акрынлап үзгәрә. Шул сәбәпле навигация һәм башка өлкәләрдә файдаланылучы дөньяның магнит кыры карталары (бигрәк тә магнит авышуы карталары) периодик рәвештә яңартылып тора.

Геомагнит кырының үзгәрүчән өлеше, башлыча, Кояш эшчәнлеге белән бәйле; ул периодик рәвештә төрле үзгәрүләргә (магнит вариацияләре) һәм магнит кырының ярсынуларына (магнит давыллары) китерә. Тегеләре дә, болары да Кояштан килүче корылган кисәкчекләр агымы – Кояш җиле йогынтысында хасил була. Аның йогынтысы ионосферада һәм магнитосфера чигендә вакытлы электр кырлары, димәк, үзгәрүчән магнит кырлары барлыкка китерә; алар Җир өстенә магнит вариацияләре рәвешендә килеп җитә. Кояш җиленең интенсивлыгы, кисәкчекләренең тизлеге һәм аларның магнитосферага килеп керүе анда көчле ярсынулар китереп чыгара.

Узган заманнарның геомагнит кыры, тарихи яктан караганда (археомагнетизм), матди культура әйберләрендә (борынгы учаклар, яндырылган кирпеч, керамика һ.б.), ә геологик яктан караганда (палеомагнетизм), тау токымнарында сакланып калган магнитлану чагылышыннан чыгып өйрәнелә.

Җир магнетизмы Казан университеты галимнәре (Н.М.Симонов, А.Я.Купфер) тарафыннан XIX йөз башында өйрәнелә башлый.

1870 елларда И.Н.Смирнов беренче тапкыр планлы рәвештә Россиянең Европа өлеше һәм Кавказның 281 пунктында магнит кырын үлчи. Аңа кадәр Россия империясенең төрле урыннарында магнит кырын күзәтүләр, башлыча, чит ил галимнәре, һәм өлешчә, Петербург фәннәр академиясенең галимнәре тарафыннан башкарыла.

Смирнов тикшергән нәтиҗәләр А.Тиллога беренче тапкыр 1880 елларда Россиянең Европа өлеше һәм Кавказның магнит кыры карталарын төзергә мөмкинлек бирә.

1874 елда Белгород шәһәре тирәсендә (хәзер Курск магнит аномалиясе дип аталган район) Смирнов тарафыннан шактый интенсив чагылышлы магнит кырлары күзәтелә һәм ул тирәнтен өйрәнелә.

XX йөз башында В.А.Ульянин эшләре зур игътибарга ия була.

1931–1936 елларда СССРда беренче тапкыр Магнит кырларын генераль төшерү эшләре Европа өлешендә 20-30 км саен күзәтү челтәре төзеп башкарыла. Татарстан территориясендә мондый эш, башлыча, 1931–1933 елларда үткәрелә. Нәтиҗәдә СССРның бөтен территориясе өчен (Татарстанны да кертеп) беренче тапкыр Җирнең магнит кыры элементларының фәзада таралуын күрсәтүче карталар төзелә; алар Җир магнетизмы проблемаларын чишүдә, илнең гомуми геологик төзелешен өйрәнүдә һәм башкалар зур роль уйный.

1934 елдан башлап Татарстан территориясендә геологик тикшеренү мәсьәләләрен хәл итү – кристаллик нигез һәм утырма тышлыкның төзелешен өйрәнү, нефтьле-газлы структураларны, битум һәм башка файдалы казылмалар чыганакларын эзләү максатында магнит кырын планга төшерү эшләре алып барыла.

1955 елда Татарстанның бөтен территориясе Җир өстендә магнит кырын планга төшерү мәйданчыклары белән капланган була.

1957 елда магнит аномалияләре һәм авырлык көче аномалияләренең беренче уртак карталары (масштабы 1:200000) төзелә. Магнит һәм гравитация аномалияләрен геологик яктан ачыклау нәтиҗәсендә Татарстанның кембрийгача чорындагы кристаллик нигезенең эчке төзелеше турында беренче схема төзелә (В.П.Боронин).

XX йөзнең 2 нче яртысында республика территоясенең кайбер участокларында – Җир өстендә һәм һавадан югары төгәллектәге планнар төшерелә.

1955–1960 елларда Татарстан территориясе магнит кырын очкыч аппараттан (аэропрофильләр арасы 3-5 км була) планга төшерү регионына әверелә.

1960–1962 елларда, аэропрофиль аралары 500 м калдырылып, җентекләбрәк эшләнелгән 1:100000 масштаблы карта төзелә.

1972–1973 елларда республиканың үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендә магнит кыры югары төгәллектә очкыч аппаратлардан төшерелә.

1987 елдан Татарстан территориясендә магнит кырын планга төшерү очкыч аппаратлар ярдәмендә аэрограмма-спектрометрия ысулы һәм экологик күзәтүләр белән бәйлелектә планлы рәвештә, җентекләп, югары төгәллектә (аэропрофильләр арасы 250 м, очу биеклеге 200 м, карта масштабы 1:50000) үткәрелә.

Магнит аномалияләренең Җир өстендә һәм һавадан очкычлар ярдәмендә төзелгән карталары башка геологик-физик материаллар белән бергә кристаллик нигез һәм утырма тышлыкның төзелешен өйрәнүдә, нефть, битум һәм башка файдалы казылмалар чыганакларының перспективалы участокларын билгеләүдә кулланыла. Татарстанда мондый мәсьәләләрне чишүгә, магнит аномалияләрен геологик яктан аңлатуга геофизиклар В.П.Боронин, М.Я.Боровский, В.И.Богатов, Н.А.Докучаева, Г.Е.Кузнецов, Д.К.Нургалиев, А.Г.Салихов, В.П.Степанов, И.М.Уразаев, Р.К.Хәбибуллов, Б.Г.Червиков, Э.К.Швыдкин һәм башка зур өлеш кертә.

1963 елда Казан университетында Нургалиев инициативасы белән һәм Боронин җитәкчелегендә тау токымнары палеомагнетизмы һәм магнетизмы өлкәсендә эзләнүләр башлана.

Казан университетыннан геомагнитизм өлкәсендә эшләүче Б.А.Андреев, В.И.Афанасьева, Н.П.Бенькова, Ю.Д.Калинин, А.А.Логачёв, М.К.Фәтхуллин кебек танылган галимнәр чыга. Алар 1940 елда СССР фәннәр академиясенең Җир магнетизмы институты ачылуда һәм аның үсешендә зур роль уйный. Андреев һәм Логачёв Ленинград геофизика мәктәбен оештыралар; Андреев региональ структур геологик мәсьәләләрен чишү өчен геофизика, шул исәптән магнит ысулын куллану ысулын эшли, Логачёв дөньяда беренче аэромагнитометр һәм магнит кырын планга төшерүнең яңа аэромагнит төрен уйлап таба һәм аның өчен Ленин премиясенә лаек була.

Әдәбият

Яновский Б.М. Земной магнетизм. Ленинград, 1978;

Боронин В.П., Степанов В.П., Гольдштейн Б.Л. Геофизическое изучение кристаллического фундамента Татарии. Казань, 1982;

Боровский М.Я., Газеев Н.Х., Нургалиев Д.К. Геоэкология Республики Татарстан: геофизические аспекты. Казань, 1996.

Автор – В.П.Боронин