Биографиясе

1844 елның 29 гыйнвары, Санкт-Петербург — 1927 елның 17 сентябре, Ленинград.

Дворяннар нәселеннән.

Мәскәү университетын тәмамлый (1865).

1866–1867 елларда Мәскәү мәхкәмә палатасы прокуроры секретаре.

1867–1870 елларда Сумы, Харьков һәм Петербург округ мәхкәмәләре прокуроры иптәше (урынбасары).

1870–71 елларда Казан округ мәхкәмәсе прокуроры. Казан губернасы территориясендә 1864 елгы Мәхкәмә реформасын үткәрү барышында кертелгән яңа мәхкәмә учреждениеләрен оештыруда катнаша.

1871 елдан Санкт-Петербургта хезмәт итә: прокурор (1875 елга кадәр), 1877–1881 елларда округ мәхкәмәсе, 1881–1885 елларда мәхкәмә палатасының гражданнар департаменты рәисе, 1885–1896 елларда (бүленеп) Сенатның җинаять эшләре кассацион департаменты обер-прокуроры, 1891–1917 елларда сенатор. Бер үк вакытта, 1907–1917 елларда, Россия Дәүләт Советы әгъзасы.

1918–1922 елларда 1 нче Петроград университеты профессоры. 1864 елгы мәхкәмә реформасын әзерләүдә иң актив катнашучыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Юриспруденциягә караган хезмәтләре бар. Кони — дәүләт эшлеклеләре, хокук белгечләре, рус мәдәнияте вәкилләре хакында очерклар авторы. 1907 елдан «Русская Старина» журналында «Мәхкәмә тикшерүчесе язмаларыннан һәм истәлекләреннән» («Из заметок и воспоминаний судебного следователя») дигән очерклар сериясен бастырып чыгара, аларда Казан губерна идарәсе һәм суд органнарына характеристика бирә, губернаның чиновниклар даирәсен сурәтләгән үткен язмалар бастыра. Кони мемуарлары Россиянең XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөз башындагы иҗтимагый һәм мәдәни тормышы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.

Хезмәтләре

Судебные речи. 1868–1888. СПб., 1897;

Очерки и воспоминания. СПб., 1906;

На жизненном пути: В 5 т. СПб. — Ревель — Берлин — Л., 1912–29;

Отцы и дети судебной реформы. 1864–1914. М., 1914;

Собр. соч.: В 8 т. М., 1966–69.

Әдәбият

Смолярчук В.И. Анатолий Фёдорович Кони. М., 1981;

Высоцкий С.А. Кони. М., 1988.                                   

Автор – Е.Б.Долгов