- РУС
- ТАТ
журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989 ел)
1951 елның 1 гыйнвары, Апас районы Кызыл Тау авылы.
Казан университетын (1973 ел) һәм Ленинград югары партия мәктәбен (1984 ел) тәмамлый.
1975–1982 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, 1985–1990 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире.
«Шәһри Казан» газетасының беренче баш мөхәррире (1990–1996 еллар).
1996 елдан ТР мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары.
2000 елдан «Мәгариф» нәшрияты директоры урынбасары, 2002 елдан «Хокук һәм хәят» – «Право и жизнь» журналы баш мөхәррире.
Мәкаләләре «Мәдәни җомга» газетасында, «Казан утлары» журналында һ.б. басмаларда чыга.
Язмалары ТРда социаль-икътисади һәм сәяси реформаларның барышы, татар тарихы, милли мәдәният үсеше проблемаларына карый.
Төп жанрлары – мәкаләләр, документаль очерклар, интервьюлар.
Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты (1986 ел).
1985 елдан ТАССР Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы.
Күңелдән китми батырлар. Казан, 1975 (автордаш);
Ачык дәрес. Казан, 1980;
Кешеләргә барам. Казан, 1998;
Апасым - гомер бишегем. Казан, 2000;
Гомер чакрымнары. Казан, 2003;
Язмыш тукталышы. Казан, 2004.
Автор – Г.Р.Заманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.