Эчтәлек

Латинчадан articulo – аерам, бүләм, аерып әйтәм.

Татар телендә сузык авазлар рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәүгә карап бүленә. Мәсәлән, «а» – арткы рәт (аваз ясалганда тел артка китә), түбән күтәрелешле (тел иң түбән торышта), иренләшкән һәм иренләшмәгән вариантларда да була.

«Ө» – алгы рәт (авазны әйткәндә тел алга килә), урта күтәрелешле (тел уртача күтәрелештә), иренләшкән (иреннәр алга җыела).

Тартык авазларны бер-берсеннән ясалу урынына һәм ысулына, тавыш ярыларына (резонаторга) нинди мөнәсәбәттә булуына карап аералар. Мәсәлән, татар телендә ирен-ирен «W» авазы ясалганда аскы ирен өске иренгә таба тартыла. «Җ» авазын әйткәндә, тел очы өске тешләргә һәм каты аңкауга тия.

«Артикуляция» термины шулай ук ачык әйтелеш дәрәҗәсен дә аңлата.

Әдәбият

Татар грамматикасы. 3 томда. М.-К., 1998. Т.1.

Большой энциклопедический словарь: Языкознание. М., 1998.

Автор – М.Ә.Сәгыйтов