Эчтәлек

Биографиясе

1951 елның 3 октябрендә Актаныш районы Яңа Балтач авылында туган.

CCCР Дәүләт иминлеге комитетының чик буе хәрби-сәяси югары училищесын (1974 ел, Мәскәү), В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне (1983 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1974 елдан Төньяк-Көнбатыш чик буе округында: чик буе заставасы башлыгы урынбасары (1976 елга кадәр), 1976–1979 елларда чик буе комендатурасы коменданты урынбасары, 1979–1980 елларда чик буе отряды сәяси бүлеге өлкән инструкторы.

1983 елдан Кавказ аръягы чик буе округында: 1984–1985 елларда агитация һәм пропаганда бүлеге башлыгы, 1985–1989 елларда сәяси бүлек башлыгы, 1989–1991 елларда башлык урынбасары.

1991 елдан Мәскәүдә: Шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары – РФнең Чик буе гаскәрләре командованиесе аппаратында бүлек башлыгы (1994 елга кадәр), 1994–1996 елларда РФ Федераль чик буе хезмәтенең Тәрбия эшләре идарәсе башлыгы урынбасары, 1996–2000 елларда 1 нче урынбасары, 2000 елдан РФнең ТРдагы баш федераль инспекторы.