Биографиясе

1908 елның 6 сентябре, Казан — 2005 елның 11 феврале, Мәскәү.

А.П.Котельниковның улы.

1931 елда Мәскәү энергетика институтын (МЭИ) тәмамлаганнан соң, шунда ук укыта (1980 елга кадәр), профессор (1947), радиотехника факультеты деканы, кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта СССР Элемтә халык комиссариатының Элемтә фәнни-тикшеренү институтында (1933–1944) эшли, МЭИ Махсус КБның директоры һәм баш конструкторы (1947–1953) була, СССР ФА Радиотехника һәм электроника институтында эшли (1953–1987): директор урынбасары, директоры (1954 тән).

1970–1975 елларда СССР ФАнең вице-президенты, 1975–1988 елларда — 1 нче вице-президенты, 1988 елдан РФА президенты киңәшчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре радиосигналлар кабул итү алымнарын камилләштерүгә, радио кабул итүдә комачаулыкларны өйрәнүгә һәм аларга каршы көрәш алымнарын эшләүгә карый.

Котельников комачаулыкларга потенциаль тотрыклылык теориясен фәнни нигезли. Электр элемтәсе линияләренең үткәрүчәнлек сәләте өлкәсендә беренче тапкыр «исәп башлангычлары теоремасы»н математика яктан формалаштыра һәм исбатлый, соңыннан ул Котельников теоремасы дип атала башлый (1933), элемтә һәм информатика теориясенең төп принципларыннан берсенә әверелә.

Математик яктан ачыла алмаслык шифрлау системасына таләпләр билгели һәм аның шифрын ачуның мөмкин түгеллеген дәлилли (бу хәл илебез криптографиясе үсешенең нигезенә салына). Котельников җитәкчелегендә төзелгән ачыла алмаслык шифрлы элемтә системалары 1942–1945 елларда хәрәкәттәге армиядә фронтлар белән элемтәдә, шулай ук Германиянең капитуляциясен кабул иткән советлар делегациясенең Мәскәү белән бәйләнешләрендә киң кулланыла.

Космосны тикшерүләрдә яңа юнәлеш — планета радиолокациясенең барлыкка килүе һәм үсүе Котельников исеме белән бәйле; аның идеяләре идарә итү системалары төзелешендә һәм космик аппаратларны контрольдә тотуда киң кулланыла.

РСФСР Югары Советы депутаты һәм 1973–1979 елларда рәисе, 1979–1989 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССРның Дәүләт (1943, 1946), Ленин (1964), Халыкара Дж. Неру (1985) бүләкләре лауреаты.

Алты Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ФАнең алтын медальләре (А.С.Попов, М.В.Ломоносов, М.В.Келдыш исемендәге) белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның Н.Ершов урамындагы скверда галимнең бюсты куелган.

Котельников исеме кече планетага (№2726) бирелгән.

Хезмәтләре 

Основы радиотехники: В 2 ч. М., 1950–54 (автордаш);

Теория потенциальной помехоустойчивости. М.–Л., 1956;

Сигналы с максимальной и минимальной вероятностями обнаружения // Радиотехника и электроника. 1959. Т. 4, вып. 3;

Радиолокационная установка, использованная при радиолокации Венеры в 1961 г. // Радиотехника и электроника. 1962. Т. 7, № 11 (автордаш);

Результаты радиолокации Венеры в 1961 г. // шунда ук. Связь с внеземными цивилизациями в радиодиапазоне // Внеземные цивилизации. Ереван, 1965.

Әдәбият 

Тептин Г.М. Учёный божьей милостью (В.А.Котельникову — 95 лет) // Науч. Татарстан. 2003. № 3/4.

Автор — Р.Г.Усманов