Сөлчә елгасының (Зөя елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,4 км. Бассейнының мәйданы 70,6 км2. Идел буе калкулыгыннан, Югары Ослан районы территориясеннән ага. Елга башы Харино авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Олан авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 70 м. Су җыелу мәйданының урманлыгы 15%.

Чангарның 0,2 дән 4,2 км га кадәр озынлыктагы 9 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 104 мм, ташу вакытында су катламы 100 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Чангар бассейнында суының гомуми күләме 0,2 млн м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.