Биографиясе

1938 елның 23 мартында Әстерхан өлкәсенең Ленин районы Энгельс поселогында туган.

Хәрби диңгез сәяси училищесын (1959 ел, Ленинград), В.И.Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне (1967 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1976–1982 елларда Приморье флотилиясенең хәрби кораблар берләшмәсе командиры урынбасары, сәяси бүлек башлыгы урынбасары.

1982–1984 елларда Тын океан флотының сәяси бүлеге башлыгы - тыл башлыгы урынбасары.

1984–1990 елларда Приморье флотилиясендә сәяси бүлек башлыгы.

1990 елдан РФ Хәрби диңгез флоты фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе урынбасары.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Нахимов, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.