250 гә якын төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америка, Африкада очрыйлар. ТР территориясендә 3 төре бар. Гади мәче бөтнеге (N. cataria), венгр мәче бөтнеге (N. pannonica) республиканың барлык территориясендә таралган; украин мәче бөтнеге (N. ucranica) көньяк-көнчыгыш Кама аръягында очрый. Далаланган тау битләрендә, елга ярлары буенда, куаклар арасында, болыннарда үсә.

25–100 см биеклектәге үсемлекләр. Тамыры тармаклы. Сабагы туры, вак төкчәләр белән капланган. Яфраклары өчпочмаклы-йөрәксыман, очлы, кырыйлары тешәүле. Чәчәкләре вак, ак яисә алсу төстә, тыгыз башаклы чәчәк төркемендә. Җимеше — вак чикләвекчекләр. Июнь–сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Үсемлекләрдән бөтнек исе килә.

Җир өсте өлешләрендә гликозидлар, май, органик кислоталар, дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында гади мәче бөтнеге һәм венгр мәче бөтнеге аппетитны ачу, баш, бавыр авырулары вакытында кулланыла.

Баллы үсемлекләр.

Украин мәче бөтнеге ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Гади мәче бөтнеге