Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1764 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Яңа юл №2» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – «Комсомолец» (хуҗалык сөт терлекчелеге, сарыклар асрау белән шөгыльләнә), 1960 елгы мәгълүматлар буенча – берләштерелгән «Советларның 9 нчы съезды» (үзәге – Балыклы Чүкәй авылы), 1963–1986 еллардагы мәгълүматлар буенча –«Гигант» (үзәге – Балыклы Чүкәй авылы, хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә), 1992 елгы мәгълүматлар буенча – «Арыш» колхозлары, 1994 елдан «Арыш» авыыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1992–1996 елларда – тулы булмаган урта, 1996–2011елларда – урта, 2011 елдан тулы булмаган урта (Балыклы Чүкәй урта мәктәбе филиалы) эшли. 1996 елда мәктәп каршында музей оештырыла (нигезләүчесе – А.Сәйфетдинова).

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 еллардан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Иске Арыш туктаулыгы (Казан яны культурасы) һәм Иске Арыш зираты («Изгеләр зираты», Алтын Урда чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 113 ир-ат;
1859 елда – 617,
1897 елда – 903,
1908 елда – 1056,
1920 елда – 1085,
1926 елда – 758,
1949 елда – 763,
1958 елда – 770,
1970 елда – 769,
1989 елда – 444,
2002 елда – 396,
2010 елда – 376,
2020 елда – 329 кеше (татарлар).