Биографиясе

1900 елның 11 сентябре, Казан – 1941 елның 17 августы, Гомель өлкәсе Жлобин районы Скепня авылы янында.

1918 елдан Кызыл Армиядә. Казанда Татар-башкорт хәрби мәктәбен (1929), Мәскәүдә «Выстрел» югары командирлар курсын (1939) тәмамлый. Гражданнар (1918–1920) һәм совет-фин (1939–1940) сугышларында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 154 нче укчы дивизиясе 437 нче укчы полкының батальон, полк командиры. 

1941 елның 14-18 июлендә, Белоруссиянең Гомель өлкәсе Жлобин һәм Рогачёв шәһәрләре тирәсендә барган сугышлар вакытында, батальонны һөҗүмгә күтәрә, дошманның ярсулы каршылыгы бастырылып, Жлобин станциясе депосы һәм берничә торак пункт яулана. Немецлар батальонны камап алалар. Баталов сугышчыларны камалыштан алып чыга.  1941 елның 17 августында Гомель өлкәсе Жлобин районы Скепня авылы янындагы сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Жлобин шәһәренең бер үзәк урамына Баталов исеме бирелгән, барельефы куелган мемориаль такта урнаштырылган.

Әдәбият

Честь, отвага, мужество. Саратов, 1979;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.