Тарихы

1958 елда оештырыла.

Исеме берничә тапкыр үзгәртелә: 1958–1964 елларда «Искра», 1965–1991 елларда һәм 1993 елдан «Рубин», 1992–1993 елларда Казан авиация җитештерү берләшмәсе каршында «Рубин-Тан», 1995 елдан «Рубин» футбол клубы» муниципаль учреждениесе.

1958–1965 елларда РСФСР чемпионатының «Б» классында, 1966–1969 елларда, 1972–74  елларда, 1978–1991 елларда СССР чемпионатының 2 нче лигасында, 1970–1971 елларда, 1975–1977 елларда 1 нче лигасында, 1992–1993 елларда Россия чемпионатының 1 нче, 1993–1997 елларда 2 нче лигасында; 1998–2000 елларда 1 нче дивизионында, 2003 елдан Премьер-лигасында.

Баш тренерлары

  • Н.И.Сентябрёв (1959–1971 еллар),
  • А.А.Берючевский (1978–1980 еллар),
  • В.А.Михайлов (1981–1987 еллар),
  • А.А.Семёнов (1988 ел),
  • Р.Г.Наврозов (1989 ел),
  • М.В.Задикашвили (1989–1995 еллар),
  • И.В.Золотухин (1990–1991 еллар),
  • А.В.Ивченко (1992 ел),
  • В.А.Лукашенко (1993 ел),
  • И.С.Волчок (1996–1998 еллар),
  • М.Раданович (1998 елның мае),
  • А.С.Ирхин (1998 елның июненнән),
  • П.Ф.Садырин (1999 ел),
  • В.П.Антихович (2000–2001 еллар),
  • А.Д.Афонин (2001 елның июле),
  • К.Б.Бердыев (2001–2013 еллар),
  • В.А.Маминов (2014 елның гыйнвар–мае),
  • Р.С.Билалетдинов (2015 елның февраль–сентябре),
  • В.А.Чалый (2014 ел, 2015–2016 еллар),
  • Х.Грасия (2016–2017 еллар),
  • К.Б.Бердыев (2017–2019 еллар),
  • Э.Докампо (2019 елның июнь – декабре),
  • Л.В.Слуцкий (2019 елдан).  

Казанышлары

Иң югары казанышлары:

  • Россиянең 1 нче дивизионында җиңүче (2002 г., Премьер-лигага чыгу),
  • Россия чемпионатларында бронза медаль алучы (2003 г.), җиңүче (2008 г., 2009 г.),
  • Россия кубогы финалисты (2008–2009 гг.),
  • Ла Манг Кубогы иясе (2005 ел, 2006 ел);

Европа турнирларында: УЕФА Кубогы (2004–2005 еллар, 2006–2007 еллар), Интертото Кубогы (2007 ел) ярышларында, Чемпионнар лигасында, УЕФАның Европа лигасында (2009-2010 еллар) катнаша.

Россия суперкубогы (2010, 2012), Дуслык (2010) һәм Россия (2012) кубоклары иясе.

Әдәбият

Макаров А.Д. «Рубин» (Казань): История и статистика. 1958–2000. Казань, 2001.