1-2 төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын һәм уртача өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре бар – саз шейхцериясе (S. palustris) Идел алдында очрый. Зур елгаларның борынгы аллювиаль террасаларына туры килүче торфлы сазлыкларда һәм йөзмә «үлән-утраулар»да үсә.

10-25 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Тамырчасы шуышма, төерле, яфрак җиңсәләре калдыклары белән капланган. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, тар кыяк, аскы өлешендә ярымцилиндрсыман. Чәчәкләре вак, күрексез, яшькелт-сары, кабарынкы чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – коры күбтабакча. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Һава куышлыгы булганлыктан орлыклары яхшы йөзә һәм су белән тарала. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Торф ясаучы үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Саз шейхцериясе