- РУС
- ТАТ
сәяхәтче, журналист
1836 елның 5 феврале, Пермь губернасы Эрбет шәһәре — 1891 елның 3 сентябре, Санкт-Петербург.
1845–1852 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укый, татар, монгол, кыргыз һ.б. телләрне өйрәнә; И.И.Хәлфинның «Татар риваятьләре»ннән бер өзекне тәрҗемә итә («Казанские губернские ведомости» газетасында басыла).
1852 елда Казан университетының тарих-филология факультетына кабул ителә, тиздән гарәп-төрек-татар бүлегенә күчерелә.
1855 елда Казан университетының Шәрекъ бүлеге Петербургка күчерелү сәбәпле, Петербург университетының Шәрекъ телләре факультына күчә (аны 1856 елда тәмамлый).
1856 елда Болгар шәһәрлегендә казу эшләрендә катнаша (аның нәтиҗәләре диссертация нигезенә салына).
1857 елда Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында хезмәт итә.
1861–1862 елларда Персиядә Россия илчелегенең 2 нче сәркәтибе була.
1864 елда татар телендә «Файда» журналын чыгарырга ниятли, әмма хакимият рөхсәт бирми.
1864–1869 елда Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында тәрҗемәче.
1866 елның февралендә Оренбург хәрби округы командующие гаскәре карамагына Төркестан һәм Урта Азиянең күрше ханлыклары турында мәгълүматлар җыю максатыннан командировкага җибәрелә.
1870–1872 елларда Төркестан өлкәсе генерал-губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче булып эшли.
1872 елда «Азиатский вестник» журналы чыгарырга омтылыш ясый (бер саны дөнья күреп кала).
Сәяхәтләре һәм күзәтүләре турындагы очеркларын «Очерки», «Голос», «Санкт-Петербургские ведомости», «Новости», «Русский мир» газеталарында, «Живописное образование», «Церковно-общественный вестник» журналларында бастыра.
1860 елда «Современник» журналында П.А.Шино псевдонимы белән «Идел буе татарлары» («Волжские татары»), «Җыен» («Джийин»), «Авыл мулласы» («Деревенский мулла»), «Акбодай авылы һәм Ризван бай» («Деревня Акбудаево и Ризван-бай») очерклар сериясен бастыра. Аның очерклары Россия һәм Шәрекъ халыкларына ихтирам хисе белән сугарылган.
1873–1876 елларда Һиндстан һәм Әфганстан буйлап 3 сәяхәт кыла. Һиндстанда алган тәэсирләре «Сыерлар патшалыгында алты ай» («Шесть месяцев в коровьем царстве»), «Һинд табибе» («Индийский доктор») очеркларында да чагылыш таба.
Туркестанский край в 1866 году: Путевые заметки. СПб., 1868.
Вокруг света. Т. 1. По Индии: Путевые впечатления. СПб., 1885.
Гневушева Е.И. Забытый путешественник: Жизнь и путешествия П.И.Пашино. М., 1958.
Биобиблиографический словарь отечественных тюркологов. М., 1989.
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиографический словарь. Казань, 2002. Т. 1.
Автор – А.Ә.Хәсәвнех
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.