Биографиясе

1917 елның 18 мае, Казан губернасы, Чистай өязе Ново­троицкий авылы — 2003 елның 20 октябре, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1929 елда Яңа Чишмә районының «Красная горка» («Кызыл Тау») колхозында башлый, аннан соң Яңа Чишмә МТСында эшли: тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, 1948–1951 елларда директор урынбасары.

1951–1953 елларда «Красный Октябрь» колхозы, 1953–1963 елларда Молотов исемендәге колхоз, 1964–1980 елларда 22 нче партсъезд исемендәге колхоз рәисе.

Поликарпов җитәкчелегендә 1966–1970 елларда хуҗалыкта бөртекле культураларның уңышы, алдагы бишьеллык белән чагыштырганда, 1 га дан 5,6 ц га арта һәм уртача — 17,5 ц, 1970 елда 20 ц тәшкил итә; ашлык сату планы 129,3% ка, сөт — 108%, ит — 140%, йон 131% ка үтәлә; хезмәт җитештерүчәнлеге 30% ка, акчалата керем 41% ка арта. Хуҗалык СССР ВДНХсының 2 нче дәрәҗә дипломы, КПСС ҮК, ЮС Президиумы, СССР МС һәм ВЦСПСның Ленин грамотасы белән бүләкләнә (1970).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев