Биографиясе

1925 елның 25 июле, Лаеш кантоны, хәзер Теләче районы Алан авылы – 2003 елның 20 феврале, Казан.

1948–1950 елларда Белоруссия хәрби округы җыр ансамбле артисты.

1950–1964 елларда ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты, 1964–1970 елларда Татарстан филармониясендә солист-вокалист.

1990 елга кадәр концертларда катнаша.

Иҗаты

Йомшак тембрлы бас тавышка ия.

Татар композиторларының җырларын һәм халык көйләрен башкара. Татар музыкаль фольклор әсәрләрен җыя.

ТАССР Дәүләт радио-телевидение фондында күпсанлы язмалары саклана. Аның башкаруында бигрәк тә халык көйләреннән «Умырзая», «Вәгъдә», «Саҗидә», «Алма бакчасы», «Су буйлап», «Тәзкирә», «Җизнәкәй», «Кәвәл авылы көе», «Нурия» һ.б.; композиторлар әсәрләреннән Җ.Фәйзинең «Яшь наратлар», Р.Еникиевнең «Өф-өф итеп», И.Хисамовның «Бәрәңге», В.Хәбисламовның «Җиз кыңгырау моңнары», З.Хәбибуллинның «Казакъ дустыма», Ш.Мәҗитовның «Улым үземә охшаган» һ.б. җырлары популяр була.

Әдәбият      

Арсланова Ф.Т. Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан. К., 2007.