Биографиясе

1919 елның 14 гыйнвары, Казан губернасының Чистай өязе Елантау авылы – 1999 елның 30 сентябре, Севастополь шәһәре.

1940 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 51 нче армиянең 91 нче укчы дивизиясе 321 нче артиллерия полкы туп командиры.

Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында, Кырым һәм Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 12–23 октябрендә Мелитополь шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә.

Тбилиси хәрби артиллерия училищесен тәмамлаганнан соң (1949), Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара.

1979 елдан отставкада.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн.1.